Вторник
21.05.2024
14:16
КАТЕГОРИИ РАЗДЕЛА
Объявления [6]
О школьных мероприятиях
Поздравления [11]
Поздравления с днем рождения работников школы и учащихся
Другие новости [15]
ПОГОДА
ВХОД
НАЙТИ
КАЛЕНДАРЬ
«  Январь 2009  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
АРХИВ
НАШИ ДРУЗЬЯ
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Кунгерская средняя общеобразовательная школа
    Главная » 2009 » Январь » 20 » 7 февраль - "Буыннар очрашуы" бәйрәме
    07:19
    7 февраль - "Буыннар очрашуы" бәйрәме

         Мәктәпнең, укытучының эшчәнлеге нәтиҗәләрен бәяләүнең никадәр катлаулы икәнен һәр кеше  белә. Аны бәяли торган төп критерий ул - мәктәпне тәмамлап чыгучыларның язмышы, аларның тормышта үз урыннарын табулары. Элеккеге укучыбыз хыялын тормышка ашыра алдымы, эшләгән урынында аны яраталармы, эшен җиренә җиткереп башкарамы, матур гына гаилә кора алдымы? Әгәр боларны укучыбыз уңай хәл итә алган икән, димәк, без төп максатыбызга ирешкәнбез. Шуңа күрә дә мәктәп, үз укучыларының мәктәптән соңгы язмышлары белән кызыксынып, аларны барлап, алар туплаган тормыш тәҗрибәсен хәзер парта артында утырган укучыларыбызга җиткерергә тиеш. Шул максаттан чыгып, без мәктәпне тәмамлап чыгучылар белән даими элемтәдә торабыз, алар да мәктәбебездә еш булалар. Эшлекле тәкъдимнәр кертәләр.

        Быелгы традицион очрашуны без гадәттәгедән зуррак, киңрәк итеп уздырырга уйладык. Аның өчен мәгълүм сәбәпләре дә бар, илдә бара торган милли проект рамкаларында мәктәбебез җиңүчеләр рәтендә булды. Укыту шартларын яхшырту өчен бер миллион сум күләмендә акча бүлеп бирелде. Бүген алынган җиһазларыбыз, әсбапларыбыз укыту-тәрбия эшендә киң кулланыла  башладылар. Бу барыбызның да: барлык җитәкчеләребезнең, хәзерге вакытта мәктәптә эшләүче укытучы, техник хезмәткәрнең, һәр укучының,  1832 елда  катнаш башлангыч мәктәп булып ачылган, 176 еллык тарихы булган мәктәптә эшләгән, укыган һәрберебезнең - уртак уңышы, шатлыгы.

        Шатлыгыбызны уртаклашырга, күрешеп сөйләшергә 7 февраль (шимбә) көнне иртәнге сәгать 9-га көтеп калабыз. Очрашу турында, мәктәп тормышындагы яңалыкларны  kunger1.ucoz.ru  мәктәп сайтында карый, тәкъдимнәрегезне kunger1.rambler.ru  электрон почта ящигына сала аласыз. Телефоннар:  3-60-27(факс) , 3 -60-57.

    Сезне очрашуга көтеп, мәктәп коллективы исеменнән

     мәктәп директоры Габидуллин Н.Г.

    Категория: Объявления | Просмотров: 1726 | Добавил: kunger1 | Рейтинг: 5.0/1
    Всего комментариев: 1
    1 Алсунишка  
    0
    Наиль абый, исэнмесез! ))) Шулай иртэ башланамыни? Дискотека буламы сон анда? )))) Минем ул конне тётянын туган коне икэн, белмим , килэ алырмынмы...Мин килмэсэм, мэктэп очен бу зур югалту булачак инде))))

    Имя *:
    Email *:
    Код *: