"Ел укытучысы-2009" конкурсының мәктәп этабының 1 нче турында барысы 14 беренче,югары квалификацияле укытучылар катнашты. Өч укытучы инглиз теле укытучысы Госманова Зөһрә Рәшит кызы,химия-биология укытучысы Галиева Хәмдия Җәүдәт кызы һәм татар теле укытучысы Галиева Гөлфия Фирдәвес кызы 2 нче турга узып, конкурс дэресләре күрсәттеләр. Җиңүче Галиева Гөлфия Фирдәвес кызы районда сайлап алу турында катнашу хокукына иреште.
Җиңүчеләрне котлап,аларга уңышлар теләп калабыз. |